Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Эрмитаж” күргәзмәләр залында “Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Чакырылган кунаклар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский бар иде.
“Ибн Фадланның килүе безнең халык өчен мөһим вакыйга. Ул безне дингә өйрәтеп, исламның фән һәм тынычлык дине икәнен күрсәтә алган. Шушы дин һәм тынычлык Ирак җирләренә дә кире кайтыр дип өметләнәбез һәм Аллаһ Тәгалә аларны яңа бәла-казалардан сакласа иде”, - дип теләде мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында.
“Эрмитаж”га килүчеләр күргәзмә кысаларында Көнчыгыш Европа халыкларының декоратив-гамәли һәм зәркән сәнгате мирасын, Урта һәм Якын Көнчыгыш балчык һәм пыяла белән эшләү осталары эшләнмәләрен күрә алачак. Әлеге күргәзмәдә X-XI гасырларга караган бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, савыт-саба һ.б. предметлар да урын алган.
Тәкъдим ителә торган күргәзмәнең нигезендә 921-922 елларда Идел болгарлары хөкемдары Алмыш хан чакыруы буенча килгән Габбасилар хәлифәсе Әл-Моктадир илчелегенең сәркәтибе Ибн Фадлан тарафыннан төзелгән көндәлек ята. Бу дипломатик илчелекнең юлы Багдадтан Болгарга төрле халыклар җирләреннән үткән, шул халыклар тормышы турында мөһим мәгълүматлар Ибн Фадлан китабында чагылыш тапкан.
Күргәзмәнед төп максаты - Ибн Фадлан чорын төрле яктан тасвирлау, төгәлрәк әйткәндә сәяхәт вакытында ул күргән төрле дөньяларны, аларның бер-берсе белән аралашуын, бер-берсенә булган йогынтысын, халыклар мәдәниятен, ләкин Ибн Фадлан тасвирлаган халыклар исемлеге белән чикләнмичә, Саманилар, Хәзәр каганлыгы, Идел Болгар һәм рус дәүләтләре белән бәйле булган халыклар һәм илләрне дә читтә калдырмыйча күрсәтү.
Ибн Фадлан чоры дип Европа һәм Азия территориясендә халыкларның үзара шактый озакка сузылган тату яшәү вакытлары күзаллана - аны VIII-IX йөзләрдән, көнчыгыш Европада һәм Урта Шәркътә беренче дәүләтләр барлыкка килүдән башлап XIII йөз башына, Евразия тарихын кискен үзгәрткән монгол яуларына кадәр дәвам итеп була.





