Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла. Шулай ук нәзарәтнең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе Рөстәм Нургалеев, “Вакф” фонды һәм “Хәләл” комитеты вәкилләре чит илдә узучы чараларда катнаша.
Әлеге сәфәр кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дин галимнәре, министрлыклар вәкилләре белән очрашулар каралган.
Бүген нәзарәт делегациясе Дубайда 21 нче мәртәбә уздырылган “ГАЛФУД” азык-төлек сәнәгате һәм кунакханә бизнесы ярминкәсендә катнашты. Согуд Гарәбстаны, Күвәйт, Катар, Бәхрәйн, Пакыстан, Иран эшкуарлары “Вакф” фонды аша уртак бизнес проектларны тормышка ашырырга әзер булулары хакында әйттеләр. Россия эшкуарлар советы рәисе Игорь Егоров “Вакф” фонды һәм “Хәләл” комитетының күргәзмәдә катнашуын уңая яктан бәяләде.












