«Фәнис” мәдрәсәсенең ун еллыгына әзерлек кысаларында 23 февральдә Ютазы районында республика чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярыш Фәнис Кәримов истәлегенә багышланды. Урыссу мәдрәсәсе аның исемен йөртә.
Чара район хакимияте, “Сетевая компания” оешмасы, мөхтәсибәт һәм мәдрәсә тырышлыгы белән үткәрелде. Анда барлыгы Татарстанның 13 районыннан яшьләр катнашты.




