Пермьдә «Мөселман дөньясы» дип аталган форум уза. Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Форумның төп максаты - халыкны Ислам дине белән таныштыру, аның мәдәнияте, бай мирасы турында мәгълүмат җиткерү, әлеге диннең традицияләрен һәм бәйрәмнәрен барлау. Милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук, иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде. Рөстәм хәзрәт Татарстан мөфтиятенең дини мирасны торгызуга, китаплар чыгаруга һәм дини мәгарифкә кагылышлы эшләре турында сөйләде. Чарада шулай ук мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнаша.
Форум кысаларында мөселманнарга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Ел саен әлеге күргәзмәдә 19 төбәктән мөселманнар тормышы белән бәйле экспонатлар урын ала. Күргәзмәдә ТР МДНнең “Хәләл” комитеты һәм “Хузур” нәшрият йорты да катнашты.
.







