Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ТАТАГРОПРОМБАНК» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек итү хакында килешү төзелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «ТАТАГРОПРОМБАНК»ның идарә рәисе Айрат Хәйдәров әлеге документка кул куйды.
Әлеге килешү ислам финансы һәм банкингы өлкәсенә кагылышлы хезмәтләрне үстерү һәм өйрәнү максатыннан төзелде.
Килешү нигезендә нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан банкның ислам финансына кагылышлы хезмәтләренең ислам хокукына туры килү-килмәвен тикшерү, тәкъдимнәр кертү каралган. Шулай ук ислам финансына кагылышлы төрле уртак чаралар уздыру, анализлар ясау һәм башкалар күз алдында тотыла.
Бүгенге көндә «ТАТАГРОПРОМБАНК» гамәлгә куйган “Партнерлык банкингы үзәге” аша, Татарстан Республикасы хөкүмәте кушуы буенча, республикага ислам банкингын кертү юнәлешендә эшләр алып барыла.




