Бүген “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәгендә дини уку йортларында соңгы курсларда гыйлем алучы шәкертләр өчен махсус оештырылган укулар башланды. Шәкертләр “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кадрлар резервын әзерләү” дип аталган яңа программаны узалар. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин курсны ачып, беренче дәресне үткәрде.
Мөфти хәзрәтләре имам эшчәнлеге турында сөйләде һәм кайбер актуаль дини сорауларны аңлатты. “Биредә сез Татарстан мәчетләрендә имам булып эшләр өчен өстәмә бер әзерлек үтеп, гыйлемнәрегезне ныгытырсыз дип ышанам”, - диде мөфти.
Укуларга республиканың төрле районнарыннан 40 шәкерт җыелды. Атналык укулар программасы лекцияләр тыңлаудан, гамәли дәресләрдән гыйбарәт. Аерым алганда, булачак имамнарга “Имам вазыйфалары һәм мәчеттә үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Дини мәҗлесләр уздыру”, “Җеназа үткәрү”, “Никах”, “Исем кушу”, “Вәгазьләр уку”, “Мәхәлләнең финанс-хуҗалык эшләрен алып бару” һәм башка темаларга кагылышлы лекцияләр уку каралган. Шулай ук Казанның танылган имамнары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак.








