Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге чираттагы фикер алышуга чакыра. 2 мартта Гали мәчетендә үткәреләчәк сөйләшү темасы: “Уңышка ирешкән мөселман”.
Безнең өчен уңышка ирешү нәрсәне аңлата? Һәркайсыбыз уңышлы булырга тели, моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Әлеге сорауларга сөйләшүдә катнашкан һәркем үз фикерен белдерә ала.
Фикер клубы сөйләшүе Гали мәчетендә (Тукай ур.,40) уздырыла, башлана кичке алтыда. Рәхим итегез!




