Урыссуның үзәк мәчетендә Ютазы мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мәрданшин мөфтинең сәламнәрен һәм теләкләрен җиткерде, узган айга нәтиҗәләр ясады.
Гомумән алганда, имамнар башлангыч дини белем бирүчеләрнең аттестациясе, мәчет биналарына кагылышлы документлар әзерләү, Коръән уку һә азан әйтү буенча конкурслар үткәрү турында сөйләштеләр.




