Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын) аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъдине кабул итте.
Шәех февраль азагыннан башлап Болгарда Россиянең 30га якын имамы белем күтәрә торган алты айлык курсларда фикъһ, гакыйда һәм гарәп теле фәннәрен укыта. Мөфти белән алар әлеге укулар һәм алга та,а хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр.
Мәгълүм булганча, алты айлык курслар Болгарда үткәрелгән “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында ачылды. Әлеге укулар Болгар ислам академиясе эшчәнлегенең башлангычы булып тора.
Болгар ислам академиясе бинасына бу елның 21 маенда, Ислам динен рәсми кабул иткән көндә, нигез ташы салу көтелә.



