28 февральдә Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда мәдрәсәдә белем алучы ир-егетләр командалары төрле номинацияләр буенча (азан әйтү, Коръән уку, вәгазь сөйләү, мөнәҗәт башкару, спорт ярышы һ.б.) үзара ярышты. Катнашучылар яшь буенча 4 төркемгә бүленгән иде: малайлар, егетләр, ирләр һәм бабайлар. Әлеге чарада Хуҗа Нәсреддин образы да файдаланылды: ул Бохарадан чакырылган зур кунак буларак катнашты, вәгазь-нәсыйхәтләре, шаярулары белән бәйге программасын тагын да баетты һәм кызыклы итте.
Быелгы “Мөслимнәр бәйгесе”нең үзенчәлеге тагын шунда - командалар сөйләгән вәгазьләр имам-әгъзам Әбү Хәнифә тормышына бәйле иде (бу Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Әбү Хәнифә елы” дип игълан ителү уңаеннан шулай эшләнде). Шәкертләр мәшһүр дин галиме хикмәт-нәсыйхәтләрен чагылдыра торган хикәяләрне бик үтемле итеп тамашачыларга җиткерделәр.
Бәйге ахырында барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Мамадыш мәдрәсәсе мөдире Габдрахман хәзрәт исә алга таба мондый күңелле дә, гыйбрәтле бәйгедән башка мәдрәсәләр дә читтә калмасын, киләсе елда “Мөслимнәр бәйгесе”н берничә мәдрәсә арасындагы ярыш буларак оештырырга кирәк дигән тәкъдимен җиткерде.
Ришат Курамшин,
Кукмара Мәдрәсәсе мөдире


















