Буа мөхтәсибәтендә әфган сугышы ветераннары белән очрашу үзды. Ул район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Мөхтәсиб ветераннарга дини бәйрәмнәрдә һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшендә активлык күрсәтергә чакырды.
Чарада подполковник Тимур хәзрәт Ибраһимов һәм язучы Харис Җәләл дә килгән иде. Язучы Буа мөхтәсибәте фондына үзенең сугыш турындагы китапларын бүләк итте. Кичә дәвамында Фәһим хәзрәт Сөләйманов Ватанны сөю темасын эчтәлекле вәгазь сөйләде, ә Буа мәдрәсәсендә гыйлем алырга чакырды. Чара чәй табыны артында дәвам итте.





