Кичә Кайбычның “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында ислам һәм православие динен тотучы яшьләр арасында мини-футбол буенча ярыш оештырылды. “Дуслык” һәм “Дружба” дип исемләнгән командаларны район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм Турминский чиркәвеннән Николай атакай җитәкләде.
Уен башланыр алдыннан Кайбыч районы башлыгы ярдәмчесе Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Ул һәр командага уңышлар теләде һәм ошбу чараларның төрле дин вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашуга тагы бер мөмкинлек дип ассызыклады.
Уен нәтиҗәләре буенча “Дружба” командасы 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Соңыннан уенчылар бер-берләренә кул бирешеп, мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк дигән теләкләрен белдерде.



