28 февральдә Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылы мәдәният йортында мөхтәсибәт тарафыннан “Иманлы бала”дигән районкүләм шигырь һәм мөнәҗәтләр уку бәйгесе булып узды. Бәйгедә Яңа Чишмә районының иң уңган һәм булган мөслим-мөслимәләре катнашты. Шигырь номинациясендә 4-7 яшьлекләр арасында 1нче урынны Гөлназ Кәлимуллина (Акъяр авылы), 2 нче урынны Ләйсән Миначева (Тубылгытау авылы), ә 3 нче урынны Нәбилә Хәсәнова яуладылар.
8-12 яшьлекләр арасында 1нче урынны Мәрьям Ашрапова (Тубылгытау авылы), 2 нче урынны Раил Харисов (Акбүре авылы), 3 нче урынны Нүрия Закирова (Тубылгытау авылы) яуладылар.
Мөнәҗәт номинациясендә 8-12 яшьлекләр арасында 1нче урынны Акъяр авылыннан Рүзилә Хәйруллина, 2 нче урынны Зирекле авылыннан Айсылу Кадыйрова, 3 нче урынны Чертуш авылыннан Лилия Саттарова алды.






