Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Иске Роман, Исләй һәм Татар Сарзасы авылларына эшлекле сәфәр кылды. Мөхтәсиб җирле имамнар белән күреште һәм мәчетләрдә алып барылган дини эшчәнлек турында сөйләште. Аерым алганда, Иске Роман мәхәлләсендә якшәмбе курслары оештыру килешенде.
Сәфәрдә Мөхәммәд хәзрәтне Чистайның мөселман яшьләре берлегенең яңа җитәкчесе Адель Мөхәмәтшин озатып йөрде. Ул имамнар белән һәм мәхәллә яшьләре белән очрашып, оешманың бүлекчәләрен булдыру һәм уртак проектлар тормышка ашыру хакында фикер алышты.




