28 февральдә Ютазы районының “Фәнис” мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе үтте. Катнашучыларны Ютазы район мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Ул Коръәнне белү әһәмияте, Аны өйрәнүнең шәрәфе һәм өстенлекләре хакында сөйләде. Катнашучылар 5 номинациядә көч сынашты.
10 сүрәгә кадәрге номинациядә җиңүчеләр Самира Мәрданшина һәм Әмир Раянов; 20 сүрәгә кадәр белүчеләрдән Тәхминә Мәхмудоллоева и Илгиз Аббазов. Беренче җүзне тулсынча белүчеләрдән җиңүчеләр - Хәлим Юсупов, Хушбахт һәм Хушбахт Мирзошарипов, икенче җүзне - Мөнирә Акбәрханова һәм Гыймран Акбәрханова, ә өченче җүзне - Әдибә Юсупова и Габденур Әкбәрханов.



