Бүген Аксубай үзәк мәчетендә район имамнары җыелыш үтте. Аны Муса хәзрәт Мәхмүтов Корьән аятләрен укып, догалар кылып башлап җибәрде. Көн тәртибәндә Аксакаллар шурасы әгъзаларын сайлау һәм мөхтәсибәттә яңа бүлекләр булдыру мәсьәләләре каралды. Бертавыштан Аксакаллар шурасы рәисе итеп Ганиев Минзаһид Валимхамид улы сайланды, ә спорт бүлеге өчен җаваплы итеп Сайфуллин Ильнур Хәсән улын билгеләделәр.
“Районыбызда 28 мәчет эшләп килә һәм аларның һәрберсендә имам бар. 14 имам-хатыйб мәдрәсә тәмамлаган. Районыбызда бердәмлек булдырып, яшьләребезне төрле дини агымнардан сакласак иде. Сез хөтбәләүче генә түгел, ә барлык яктан үрнәк булучы, йомшак сүзле, хикмәт белән эш итүче имамнар булырга тырышырга тиеш”, - дип сөйләде мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров.



