Бүген нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев Питрәч районының Шәли авылы укучылары белән очрашты. Хәзрәтләр мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр сөйләде. Аерым алганда, сүз ныклы милли һәм әхлакый нигезләргә корылган гаилә, анда татулык, үзара сөю һәм хөрмәт хисләре булдыру хакында барды. Балалар, үз чиратында, дин әһелләренә ислам нигезләре һәм дога кылу әдәпләренә караган сораулар бирде.
Дәгъвәт бүлеге укучыларга гаилә кыйммәтләре турында сөйләде
02 март 2016 ел 17:54
Соңгы яңалыклар
Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 15 нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра
24 декабрь 2024 ел 12:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





