Бүген нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев Питрәч районының Шәли авылы укучылары белән очрашты. Хәзрәтләр мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр сөйләде. Аерым алганда, сүз ныклы милли һәм әхлакый нигезләргә корылган гаилә, анда татулык, үзара сөю һәм хөрмәт хисләре булдыру хакында барды. Балалар, үз чиратында, дин әһелләренә ислам нигезләре һәм дога кылу әдәпләренә караган сораулар бирде.
Дәгъвәт бүлеге укучыларга гаилә кыйммәтләре турында сөйләде
02 март 2016 ел 17:54
Соңгы яңалыклар
Чирмешән район үзәк хастаханәсе Нәзарәткә СВО солдатлары өчен гуманитар йөк тапшырды
31 октябрь 2025 ел 15:45
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
31 октябрь 2025 ел 09:50
Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында VI Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
30 октябрь 2025 ел 15:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



