15-29 февраль көннәрендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә тәүге тапкыр опорник, ДЦП һәм дә коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен “Бер беребезгә булышыйк” дип аталган курслар узды. Курсларның төп максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәмгыятькә социаль яктан яраклаштыру һәм бер-берсе белән якыннанрак аралаштыру.
Үзәккә килүчеләрнең күбесе әлеге курслар кысаларында беренче тапкыр җәмгыять урыннарында булды, театр һәм концерт программаларын тамаша кылды, дартс һәм шашка буенча турнирларда катнашты, кул эшләре белән шөгелләнде.
Ике атна дәвамында алар бер команда булып оешты. Курс ахырында һәрберсенә махсус сертификатлар тапшырылды. Буа мөхтәсибәте әлеге курслар оештырган Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, “Ярдәм” төрнәкләндерү үзәге вице-президенты Мәликә ханым Г ыйльметдиновага һәм проект кураторы Лилия туташ Салахутдиновага рәхмәтен белдерә. Аллаһы Тәгалә барчабызга да исәнлек-саулык, эшләребездә уңышлар, җиңеллекләр бирсен дигән теләктә калабыз.
Шамил хәзрәт Вәлиуллин, Буа шәһәре “Хаҗилар” мәчете 2 нче имамы.



