Кайбыч районы мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы булды. Җыелышта якын арада мәхәлләләрдә оештырлачак чаралар исемлеге төзелде, якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар өчен каралган конкурсларның, викториналарның шартлары расланды һәм Аксакаллар шурасы әгъзалары сайланды. Яңа оешкан шураның җитәкчесе итеп Чүти авылы имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Вилданов сайланды. Шураның калган әгъзалары итеп Югары Кошман авылы имамы Файзуллин Фәрит хәзрәт, Олы Урсак авылы имамы Зарипов Рафик хәзрәт, Мөрәле авылы имамы Гибадуллин Галимулла хәзрәт, Борындык авылы имамы Сафиуллин Тәфкил хәзрәт сайланды.
Имамнар җыелышының икенче яртысы “Салават купере” спорт комплекысында дәвам итте.



