Кичә нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге фикер алышу клубы кысаларында “Уңышка ирешкән мөселман” темасына сөйләшү уздырды.
Яшь мөселманнар “уңыш” төшенчәсенә дөньяви күзлектән һәм шәригать кысаларыннан чыгып бәя бирде. Балага уңышлы булуны максат итеп куергамы? Коръән-хафизны уңышлы кеше дип әйтеп буламы? Галим кеше дини була аламы? Уңышка ирешкән мөслимә нинди була? Әлеге сораулар фикер алышуның үзәгендә булды.
Очрашуның төп экспертлары буларак сәясәт фәннәре докторы, профессор, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм «Техномир» үзәге җитәкчесе Адель Мамедов чакырулы иде.








