«Зәкят» хәйрия фонды “Җомга - хәерле эшләр көне” дигән яңа акция игълан итте. Һәр атнаның җомга көнендә фонд хезмәткәрләре ялгыз кешеләрне, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрне барлык кирәк-яраклар тутырылган “Җомга күчтәнәче” белән куандырачак.
Әлеге акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Сезгә бары тик әлеге букча бәясен генә түләргә кирәк. Ул 150 сум тәшкил итә. Кирәкле сумманы Сбербанк картасна – 639002629014626229 күчерергә, яки “Зәкят” фондына килеп тапшырырга була. (Тукай урамы 3 йорт)Тулырак мәгълүмат өчен: 89178 525 414




