«Зәкят» хәйрия фонды нәзарәтнең дәгъват бүлеге белән Беренче балалар хосписында чираттагы вәгазь кичәсе оештырды. Дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев хосписта дәвалану үтүче балаларның әниләренә динебез кыйммәтләренә багышланган вәгазь сөйләде, дога кылды.
Әйтергә кирәк, авыру балаларның дин әһелләре белән һәрдаим күрешеп торуы үз нәтиҗәләрен бирә. 2 ел дәвамында Балалар хосписында 14 яшьлек Фазыйл дәвалана. Егетнең әнисе Сания апа хосписта оештырылган вәгазь кичәләрен бер дә калдырмый һәм шушы вакыт эчендә намазга да баскан, шәригать кушканча яши башлаган. Күптәл түгел егетнең әнисе Коръән укырга өйрәнү теләге барлыгын белдергән. “Зәкят” фонды Сания апанын изге ниятен тизрәк тормышка ашыруны куәтләп электрон Коръән бүләк итте.




