Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ульян өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. Камил хәзрәтне һәм нәзарәт вәкилләрен баш имам-ахун – өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин каршы алды.
Аннары Татарстан мөфтие Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов белән очрашты. Әлеге рәсми чарада Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, шулай ук шәех Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди катнашты.
Очрашуда рәсми вәкилләр һәм дин әһелләре мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм үзара хезмәттәшлек итү, элемтәләр булдыру хакында сөйләштеләр.
Бүген Камил хәзрәт, шулай ук, “Россиянен бугенге мөселман яшьләре” дигән темага төбәкара форумда катнаша. Форумда күтәрелгән темалар Сирия, Гыйрак һәм башка илләрдә хөкем сөргән вәзгыять, Россия мөселманнары эшчәнлегенә, Болгар ислам академиясен булдыруга һәм башка өлкәләргә багышланган.




