7 мартта Азнакай районы Балтач авылында әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Аны җирле үзидарә советы һәм авыл яшьләре оештырды.
Бәйрәмгә Азнакай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге дә чакырулы иде.
Яшь мөслимәләр бәйрәмне Коръән сүрәләрен укып ачып җибәрде һәм динебездә аналарның кыйммәте темасына багышланган вәгазь сөйләде, ислам нигезләре буенча күңелле викторина үткәрде, заманча яулык бәйләү серләренә төшендерде.
Викторинада катнашучылар һәм өлкән яшьтәге апаларга мөслимәләр бүләкләр дә бирде. Бәйрәмне авыл яшьләре концерты белән дәвам иттеләр.



