5 март көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Оста ханбикәләр” дигән чара булып узды. Аны мәдрәсәнең кичке бүлегендә гыйлем алучы талибәләр оештырды. Мәҗлес алдыннан килгән кунакларны мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм мәдрәсә мөгаллиме, татар теле, тарих һәм әдәбият укытучысы Ринал Хаҗиев сәламләделәр.
Иң элек килгән кунаклар игътибарына Болгар дәүләте тарихына багышланган видеоязма тәкъдим ителде. Чараның төп өлешендә татар халкында электән яратып пешерелгән тәм-томнар һәм хатын-кызларның киенү рәвешләре күрсәтелде.




