Бүген ТР Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев рәссам Рөстәм Габбасов күргәзмәсендә булды. Чарада ТР МДн рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Әлеге күргәзмә 19 февральдә, Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында ачылды һәм рәссамның 60 яшьлек юбилеена багышлана.
Рөстәм Ансар улы Габбасов Башкортстанда дөньяга килгән. Мәктәптә укуын тәмамлаганнан соң, Түбән Тагил педагогика институтының рәсем-графика факультетына кергән, югары белем алу турында диплом алгач, Ленинградта В.И.Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесында стажировка узган. Р.Габбасов озак вакыт Пермь краенда яшәп иҗат иткән, ә инде Казанга килү белән, Татарстан башкаласына гашыйк булып, аннан аерыла алмаган: дистә елдан артык Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетының Җиңел сәнәгать технологияләре, мода, дизайн институтында дизайн кафедрасында эшли, белем бирә.
Аның хезмәтләре Түбән Кама, Актаныш, Чистай мәйданнарын бизи, Казанда Киров районында, метрополитенның “Тукай” мәйданында аның кулы тигән, өлеше кергән хезмәтләр бар.
Минтимер Шәймиев рәссамның пейзаж, натюрморт һ.б. жанрлы картиналарын карады. Моннан тыш, күргәзмәдәге агач, полимер, Урал ташыннан ясалган скульптуралар белән танышты.
ТР Дәүләт Киңәшчесен Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм «Татинвестгражданпроект» җитәкчесе Адель Хөснетдинов озатып йөрде.











