Бүген Диния нәзарәте бинасына республика мөхтәсибәтләрендә яшьләр белән эшләү өчен җаваплы булган активистлар җыелды. Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.
Очрашу барышында яшьләр эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә максат-планнар билгеләде һәм тәҗрибә белән бүлеште. Аерым алганда, төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешкән, эзлекле рәвештә район мөселман яшьләре белән эш алып баручы Чистай мөхтәсибәте вәкилләренең чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Бүген алар башка районнарга эшчәнлекләренең нәтиҗәсен видероликта тәкъдир итте һәм тәҗрибәләре белән бүлеште. Әгерҗе мөхтәсибәте яшьләре исә күрше төбәк яшьләре белән эшләү үзенчәлекләрен аңлатты.
Яшьләр ошбу очрашуларның файдасы булуын һәм аны һәрдаим оештырырга кирәклеген искәртте.




