Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Лиза Алерт" Россиякүләм эзләү-коткару отрядының төбәк координаторы Айгүзәл Хәйриева белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты.
Очрашу барышында Айгүзәл Хәйриева отряд эшчәнлеге белән таныштырды. Эзләү-коткару эшләренә мөселман яшьләрен җәлеп итү хакында килешенде.
Билгеле булганча, "Лиза Алерт" Россиякүләм эзләү-коткару отряды республикада 2012 елдан эшләп килә. Әлеге отряд Мәскәү яны урманында 4 яшьлек Лиза Фомина югалгач оештырылган. Бүгенге көндә әлеге оешманың 48 төбәктә бүлекләре эшләп килә.




