Татар халкының, ислам диненең, Татарстанның киләчәге бүген тәрбияләнә. Нинди ысуллар ярдәмендә? Монтессори алымнары әбиләрнең тәрбиясен алыштыра аламы? Казанда милләтнең булачак лаеклы уллары һәм кызларына дөрес тәрбия бирүчене табу авырмы? Бу һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы башка мәсьәләләр турында “Гамьле әңгәмә” тапшыруының 15 март чыгарылышында сөйләшәбез. Бездә кунакта – “Сабыйлар” балалар үзәге укытучысы Гөлфия Гарипова.
“Азан” радиосы. Көндезге бер тулып биш минут. Безгә кушылыгыз!
P.S. Тапшыру 17 мартта 17 сәгатьтә кабатлап эфирга чыгарылачак.




