
Чистайның “Нур” мәчетендә “Иманлы бала ” исемле театральләштерелгән тамаша булды. Анда Рәисә Мөхлисуллина җитәкчеләгән мәчет каршындагы курсларда белем алучы балалар катнашты.Балалар тамашачылар өчен олыларга хөрмәт күрсәтү һәм иманлы булуның әһәмияте темаларына багышланган күренешләр күрсәттеләр.





