Бүген Диния нәзарәтендә Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга нигез ташы салуны оештыруга багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмә ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Сөйләшүдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары - РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, РИУның Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбуллин, Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы, Болгарда ислам фәннәрен укытучы Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди, ТР Президент Аппарата, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Болгар ислам академиясенең символикасын булдыру хакында да фикер алыштылар. Катнашучылар яңа символиканың һәр кеше өчен аңлаешлы, шул ук вакытта аның эчтәлеге татар халкының рухи мирасын, ислам тарихын һәм динебезнең һәрвакыт гыйлемгә чакыруы кебек мөһим үзенчәлекләрне чагылдырырга тиешлеге хакында әйтелде.
Мәгълүм булганча, үткән елның көзендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында”гы Боерыкны имзалады. Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми кабул итүне бәйрәм иткәндә, 2016 елның 21 маенда Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салыныр дип көтелә. Академия эшчәнлеге башлангычы буларак, тәүге укытулар да оештырыла башлады. Бүгенге көндә Болгарда Россия имамнары өчен алты айлык белем күтәрү курслары эшли.




