Сезнең игътибарга "Intertat.ru" республика электрон газетасы әзерләгән язманы тәкъдим итәбез.
Хәйриячелек – Татарстан алып барган сәясәтнең аерылгысыз өлеше булып тора. ХIХ гасырда татар яшәешендә активлашкан бу күренеш тормышта яңадан үз урынын ала башлады. Заманында милләт байлары мәчетләр, мәдрәсәләр салдырган, зиратларны тәртиптә тоткан һәм башка игелекле эшләре белән дан казанган...
Гомумән, ятимнәрне кайгырту, мохтаҗларга булышу татарның милли менталитетының төп кыйбласы булып тора. Сәдакә бирү, рәнҗетелгәннәрне яклау дисеңме, таш белән атканга, аш белән ату безнең канда... Бүгенге көндә бу юнәлештә хәлләр ничегрәк соң?
Бу атнада Казанның Галиев мәчетендә “Хәйриячелек – кризистан чыгу юлы” дигән үзенчәлекле, шактый кызыклы һәм көнүзәк темага багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә Татарстан Диния нәзарәте каршында 1998 елдан бирле эшләп килүче “Зәкәт” хәйрия фонды эшчәнлегенә күзәтү ясалды, алдагы елга эш-планнар белән дә таныштырып узылды.
Мәгълүм булганча, “Зәкәт” хәйрия фонды исламның өченче баганасын үтәргә ярдәм итә. Фондның бурычы зәкәт һәм сәдакә акчаларын җыеп, аларны шәригать кануннары буенча мохтаҗларга таратудан гыйбарәт. Фонд – мохтаҗларның һәм игелек кылучыларның очрашу урыны булып тора. Рафис Шәһвәлиев җитәкләгән “Зәкәт” фонды әледән-әле төрле акцияләр оештыра, мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтә. Игътибарга лаек юнәлеше, һичшиксез, авыру нарасыйларның дәвалау чыгымнарында булышлык күрсәтүләрен атап узарга кирәктер. Хәер, аларның башкарган гамәлләре белән һәркем сайтларыннан танышып бара ала. Биредә финанс мәсьәләләр буенча да хисапны алар ай саен биреп баралар.
Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы баш сәркатибе, Казан ислам институтының проректоры Рөстәм Нургалиев белдергәнчә, “Зәкәт” фонды ялкау мөселман байларының эшен җиңеләйтә. “Зәкәт сүзе сәдакә дигәнне аңлатмый. Зәкәт - исламның мәҗбүри гамәле. Изге китапта әлеге сүз намаз белән бик еш кабатлана. Үзен мөселман дип санаган кеше намаз уку дәрәҗәсенә җиткән икән, бер канат белән генә оча алмаган кебек, зәкәт түләү төшенчәсен дә аңларга тиеш. Йортында кулланылмый яткан 250 мең сум акчасы булган кеше байлар рәтенә кертелә”, - ди Рөстәм хәзрәт. Зәкәтне шәһәр байлары гына түгел, ә авылда үз кишәрлегендә 10 капчык бәрәңге үстергәннәр дә бер капчыгын зәкәт итеп тапшырыргы тиешле. Хәзрәт аңлатып узганча, Хаҗга барам дип җыйган акчадан зәкәт түләнми. Шулай ук беренчел хуҗалык хаҗәтләре, бала укытырга тупланган финанстан да зәкәт бирелми, дип аңлатып узды дин әһелебез.
“Әлбәттә, зәкәт түләп кенә кризистан чыгып булмый торгандыр инде ул, - ди сәясәт фәннәре докторы, профессор, РИИ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин. - Ислам яңарышын тиешле югарылыкка күтәрергә кирәклеген аңлатырга омтылабыз. Зәкәт – исламдагы биш багананың берсе. Мөселман кешесе, һичшиксез, зәкәт түләргә тиеш. Зәкәтнең әһәмиятен аңлату, аны җыю, дөрес файдалану проблемасы бар. Әлбәттә, безгә аның тарихын да өйрәнергә кирәк. Революциягә кадәр дә бу мәсьәләне татар дин әһелләре шактый күтәргән, чөнки XVIII гасырда Диния нәзарәте оешкач, ул мәсьәләләр баш калкыта. Шул вакытта хәйрия фондлары оештырыла, вакыфларны тапшыра башлыйлар, әмма ул вакыфлар белән идарә итү ысуллары булмый. Беренче вакыфлар 1830 елда барлыкка килә. Ш.Мәрҗани ачынып, яшь байлар аталары калдырылган милектән дин әһелләренә, мәдрәсәләргә ярдәм итмиләр, дип язган. ХХ гасыр башында татар зыялылары, дин әһелләре зәкәтне файдалану проблемаларын да күтәреп чыгалар. Габдулла Бубый, Апанаевлар кебек алдынгы карашлы дин әһелләре шушы зәкәтне чын мәгънәсендә тормышка ашыру өчен аны оешмалар аша таратырга кирәк дигән фикерне беренче планга чыгаралар”.
Димәк, зәкәт мәсьәләсе октябрь революциягә кадәр дә актуаль булган икән, гасырлар дәвамында чишелә килгән дисәк тә, дөрес. Галимнәребез фикеренчә, без беренче нәүбәттә тарихка күз салырга тиеш. Алда әйтеп узганыбызча, заманында мөселман байлары мәчет-мәдрәсәләр тоткан, имамнарны кайгырткан.
Ә бүгенге көндә мәдрәсәләргә, Аллаһ йортларына ярдәм итүчеләр бармы соң?
- Кызганыч ки, бүген ул традицияләр юк. Татарларда байлар күп, алар зәкәт бирәләрдерме? Мөгаен, юктыр. Мәдрәсәләргә дә ярдәм күрсәтмиләрдер, күрсәтсәләр дә алар бик аз. Хәзерге вакытта безнең мәдрәсәләребезнең хәлен күрсәк, аларга зур ярдәм күрсәтүчеләр юклыгын күрәбез. Ислам кире әйләнеп кайтты дип мактансак та, 1500 мәчетебез бар, әмма ләкин ул мәчетләрдә имам булып торучыларның йортлары юк, эш хаклары шулай ук. 700гә якын имамның тиешле белеме дә юк. Бер яктан дини уку йортларында яшь белгечләр әзерлибез, ә кадрларыбыз тиешле урыннарга барып җитми. Шунысын да меценатка аңлатырга кирәк: мәчет салу гына җитми, ә шул мәчетне тотуны да ул үз өстенә алырга тиеш. Революциягә кадәр шулай булган, бу юнәлештә эш алып барган татар байлары мәчетләр ябылганчы эшчәнлеген кайгырткан, - ди фикерен җиткерә Мөхәммәтшин.
Ислам дине кануннары буенча байлар үз мөлкәтләренең кырыктан бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә һәм башка мохтаҗларга бирегә тиеш. Икенче төрле аны зәкәт дип атыйлар.
- Зәкәт бирсәк, мөлкәтебез кими дип уйлаучылар бар, әмма бу ялгыш фикер. Зәкәт биргәннән байлык , киресенчә, бәрәкәтләнә, арта гына. Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Зәкәт” фонды үз эшчәнлеген җәелдерә, халык арасында аңлату эшләре дә алып бара, чөнки халык зәкәт мәгънәсен әле аңлап бетерә алмый. Дин күзлегеннән карасак, без зәкәт бирү дәрәҗәсенә барып җитеп, зәкәт бирмәсәк, акчабызга кибетләрдә хәләл ризык алсак та безгә хәрәм була, ягъни гөнаһ була. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә дә безне кризислар белән сыный торгандыр..., - ди Татарстан мөфти урынбасары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Мөршидә КЫЯМОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары



