Кайбыч районы Кошман авылы мәдәният йортында вәгазь кичәсе оештырылды. Вәгазь сөйләү өчен Казанның “Ярдәм” мәчетеннән Фәнис хәзрәт Мингәрәев килде.
Дини чарада Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы мөхтәсибенең ярдәмчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, авыл имамнары, Кошман авылы халкы катнашты.
Фәнис хәзрәтнең динебез кыйммәтләренә багышланган вәгазе тыңлаучыларны битараф калдырмады.
Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге кичәне оештырырга ярдәм иткән Кайбыч районы җитәкчелегенә, Кошман авыл советына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм шушы кичәгә килгән барлык мөселман кардәшләребезгә олы рәхмәтег белдерә.




