Нәзарәт вәкилләре студентларга әдәбиятта Коръән мотивларының чагылышы хакында сөйләде

15 март 2016 ел 11:04
Нәзарәт вәкилләре студентларга әдәбиятта Коръән мотивларының чагылышы хакында сөйләде

Бүген нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре КФУның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниара коммуникация бүлеге студентлары белән очрашып “Коръән һәм фән” темасына сөйләшү үткәрде. Дәгьват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова татар әдәбиятында Коръән мотивларының чагылышы хакында сөйләделәр.

Элек-электән Коръән татар  әдипләре өчен илһам чыганагы, иҗади камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән. Кол Гали, Махмуд Болгари, Габделҗәббар Кандалый һәм башкалар мәшһүр әсәрләрендә Коръән сюжетларыннан һәм сүз-сурәт, тел-стиль чараларыннан файдалануы билгеле.

Аерым алганда, Тимергали хәзрәт Коръәндә очраган күпсанлы могҗизаларда тукталды һәм аларны яшьләргә аңлатып бирде. Айгөл Биктимирова, үз чиратында, Диния нәзарәтенең  республика яшьләре белән эшләү үзенчәлекләрен, яңа проектлар белән таныштырды һәм нәзарәт оештырган социаль чараларда катнашырга чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы