Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округының тулы вәкаләтле вәкиле М.В. Бабичның инициативасы буенча 2013 елның октябреннән Россия ислам институты (Казан) каршындагы Дини оешма хезмәткәрләре һәм уку йортлары укытучыларының квалификация күтәрү үзәге “Мөселман дини оешмалары белән идарә итү теориясе һәм практикасы” программасы буенча Идел буе федераль округы имамнарының квалификацияләрен күтәрү курсларын үткәрә. Программаның күләме – 72 сәгать. Курслар тәмамлануга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырыла.
Югары дини белемле имамнарны һәм мөселман белем бирү оешмалары укытучыларын 2016 елның 21 мартыннан 2016 елның 27 мартына кадәр чираттагы укуларда катнашырга чакырабыз.
Дәресләрне чит илләрдән килгән түбәндәге ислам фәннәре белгечләре алып барачак:
1. Хамдалла Хафиз Мөхәммәт Сафти - әл-Әзхар университеты профессоры (Мисыр гарәп республикасы)
Лекция темасы: Традицион исламның актуаль мәсьәләләре.
2. Мостафа Буджумуа – әл-Карауиин университетының теология факультеты профессоры (Марокко Корольлеге)
Лекция темасы: Күп конфессияле җәмгыятьтә дөнья диннәре: тарихи-чагыштырма анализ. Дини фәннәрдә фәнни тикшерү методикасы.
Лекцияләр тәрҗемәчесез алып барылачак.
Читтән килгән тыңлаучылар 2016 елның 20 мартында түбәндәге адреска киләләр: Казан шәһәре, Цветочная урамы, 24 йорт. Укыту, ашату, яшәү өчен чыгымнарны кабул итүче, юл чыгымнарын – җибәрүче як түли.
Кунакханәгә кадәр бару:
Тимер юл вокзалыннан 5, 47 нче номерлы автобусларда, Южный автовокзалыннан 4 нче номерлы автобусларда Ипподром тукталышына кадәр килергә.
Оештыручыларның контакт телефоны: +7 9372881900 (Гыйләҗев Габдулла Марат улы) e-mail: abdella@mail.ru, gilm0832@mail.ru
Курс җитәкчесенең контакт телефоны: +79063273330 (Гыйльманов Марат Ринат улы)
ҮДО – ТҖ МДН фән һәм мәгариф бүлеге : 8(843) 238-17-61, +7 9053774425 yaynur@bk.ru.
Квалификация күтәрү курсларының программасы
1 нче модуль. Укытучы - Хамдалла Хафиз Мөхәммәт Сафти
Традицион исламның актуаль мәсьәләләре
Тазкия – диннең нигезе буларак рухи чистарыну гамәле.
Коръән һәм сөннәт исламда әхлакның нигез ташы.
Развитие суфизма как самостоятельной науки.
Мөстәкыйль фән буларак суфичылыкның үсеше.
Суфичылык нигезләре.
Суфичылыкның бөек галимнәре.
Суфичылыкның актуаль мәсьәләре.
Ибн Теймия һәм аның суфичылыкка һәм суфиларга мөнәсәбәте
Суфичылыкның ислам дини тәгълиматларына казанышы
Суфичылык һәм шигыйчылык арасында бәйләнеш
«Миградж ташавуф илэ хакаик ат-тасавуф» китабына анализ (Суфичылыкны аңлау) авторы: Әхмәд ибн Аджиба аль-Магриби
2 нче модуль. Укытучы - Мостафа Буджумуа
Күп конфессияле җәмгыятьтә дөнья диннәре: тарихи-чагыштырма анализ
Ислам югары уку йортларында белем бирүдә чагыштырма теологиянең мөһимлеге.
Нәрсә ул дин? Кешенең дингә ихтыяҗы.
Коръән логик фикерләре нигезләренең башка дин вәкилләренә карата мөнәсәбәте.
Мөселман дөньясында башка дин вәкилләренең хәле: тарихи анализ.
Ислам турында яһүд теологларның фәнни хезмәтләре.
Ислам турында христиан теологларның фәнни хезмәтләре.
Динара диалог: тарих һәм бүгенге көн.
Бүгенге динара диалог: теория һәм гамәл.
3 нче модуль. Укытучы - Мостафа Буджумуа
Динне өйрәнү фәннәрендә фәнни тикшеренү методикасы
Ислам фәннәре өлкәсендә фәнни тикшеренүләр.
Ислам динен өйрәнү һәм аның чыганаклары.
Мөселман галимнәренең фәнни тикшеренү методикасына карашы.
Мөселман акыл ияләренең фәнни тикшеренү методикалары мисаллары.
Заманча фәнни тикшеренү методикалары һәм аларның төрләре.
Эре ислам университетларының ислам фәннәре өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр тематикасы.
Ислам югары уку йортларында фәнни тикшеренүләрнең өстенлекләре.



