Камил хәзрәт Сәмигуллин Иҗтимагый палатаның 10 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты

16 март 2016 ел 13:56
Камил хәзрәт Сәмигуллин Иҗтимагый палатаның 10 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Икътисад, идарә һәм хокук институты бинасында ТР Иҗтимагый палатасының 10 еллыгына багышланган “Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятенең оешуы” дигән фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин үзенең чыгышында Иҗтимагый палатаның гражданлык җәмгыятенең институты буларак ролен билгеләп әйтте:

“10 ел дәвамында Иҗтимагый палата эзлекле рәвештә  үзенең төп максатын тормышка ашырып килде – Республикадагы иҗтимагый, социаль һәм дәүләти әһәмияткә ия проблемалар буенча ачыктан-ачык фикер алышуны, хөкүмәт һәм җирле идарә органнары карарларын халык фикерен исәпкә алып кабул итү механизмнарын камилләштерүне тәэмин итте”, - дип сөйләде Анатолий Фомин.

Мәгълүм булганча, ислам дине мөселманнарны җәмгыятьтән, иҗтимагый эшләрдән аерылмаска өйрәтә. ТР Иҗтимагый палатасы оешканнан бирле нәзарәт вәкилләре аның эшчәнлегендә актив катнашып килә. Мөселманнарга кагылышлы сөйләшүләрдә дин әһелләре даими рәвештә өммәтебезгә кагылышлы сорауларны күтәрәләр.  ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмгыять проблемаларын дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар белән бергәләшеп хәл итү нәзарәтнең төп максатларыннан берсе дип саный. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы