Диния нәзарәтендә Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров булды

16 март 2016 ел 14:26
Диния нәзарәтендә Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров булды

Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров белән очрашты. Әлеге очрашу Әсадулла Баировның ТР Иҗтимагый палатасының 10 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашуына бәйле сәфәре кысаларында оештырылды.

Ике як дини оешмаларның тәҗрибә уртаклашу һәм дини белем бирү юнәлешендәге проектлар турында фикер алышты. Якын арада Кырым мөфтияте вәкиле  РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашырга һәм “Хузур” нәшрият йортының эшчәнлеге белән якыннан танышырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елның апрель аеннан башлап Татарстан Кырымның Бакчасарай районы патронаты булып тора һәм биредәге мөселманнарга һәрдаим ярдәм итеп тора. Аерым алганда, Татарстан мөселманнары кырымлыларны “Хузур” нәшрият йорты китаплары белән тәэмин итеп тора, ә үткән ел җирле мөселман өммәте соравы буенча Бакчасарай районында Татарстаннан яңа имам билгеләнде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы