16 март көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре арасында чалма чолгау бәйгесенең финал өлеше узды.
Бәйге мәдрәсәбезнең III курс шәкерте Гыйльманов Рамилнең Коръән укуы һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның дога кылуы белән башланып китте.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, чалма чолгау бәйгесе мәдрәсәбездә беренче тапкыр үткәрелде. Бәйгенең баш жюрие һәм җиңүчеләргә приз тәкъдим иткән Җәлил хәзрәт Фазлыев ассызыклап узганча, мондый төр бәйгеләр борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калырга һәм торгызырга ярдәм итәләр. Баш казый тарафыннан, мәдрәсәдә әлеге чалма чолгау бәйгесе зур хуплау табып, аны киләсе уку елында барлык мәдрәсәләр катнашында уздырып, бер мәйданда көч сынаштыру тәкъдиме яңгырады.
Әлбәттә, узган гасыр ахырында чалма чалу тәртипләре халкыбызның күренекле дин әһеле, Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) тарафыннан торгызыла. Шунысы игътибарга лаек, Габделхак хәзрәтнең үз кулы белән 2001 нче елда эшләнгән чалмасы мәдрәсәбезнең музеенда саклана. Бүген аны бәйгегә килүче һәркем күрә алды. Катнашучылар игътибарына шулай ук Урта Азиядә һәм Төркиядә ясалган чалмалар да күрсәтелде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Чалма киеп укыган намаз, чалмасыз укыганына караганда, егерме биш тапкыр күркәмрәк, ә җомга намазы исә чалмасыз укыганына караганда җитмеш тапкыр кыйммәтрәк”, – дигән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләрне мөмкин кадәр күбрәк тәҗрибә туплап калырга чакырды. “Мәдрәсәбез остазы Тимур хәзрәт Ибраһимов дәресләрдән буш вакытта сезне чалма чолгау серләренә төшендерде. Аңа Аллаһының рәхмәте булсын. Остазларыбыздан өйрәнеп, аны башкаларга да җиткерик”, – диде ул. Ильяс хәзрәтнең сүзләрен куәтләп, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт: “Ислам динендә баш киеме зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да баш киемсез йөрмәгән. Чалма киеп намаз укуның хасияте һәм биреләчәк саваплары хакында йөздән артык хәдис билгеле”, – дип өстәде.
Жюри сыйфатында әгъза булып катнашкан милләтпәрвар шәхесебез, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов шәкертләрнең эшенә зур бәя бирде һәм конгресс рәисе Ринат Закиров исеменнән татар әдипләренең басылып чыккан китапларын бүләк сыйфатында таратты.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин шәкертләрнең әлеге һөнәр башлангычларында уңышлыклар теләде һәм киләчәктә дә милли гореф-гадәтләребезне саклауда әйдәп баручылардан булырга чакырды.
Конкурста җиңүче булып икенче курс шәкерте Закиров Илназ танылды. Икенче урында – Рамил Гыйльманов (III курс), өченчедә – Ильяс Рәхмәтуллин (II курс). Аларга Җәлил хәзрәт Фазлыевның махсус бүләге һәм дипломнар тапшырылды.



