Бүген Арча шәһәренең Көнчыгыш бистәсендә яңа аякка басып килүче мәчеттә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы булып узды. Бүгенге җыелыш шуның белән үзенчәлекле булды: районыбыз имамнары азан әйтү буенча үзенең осталыкларын күрсәттеләр.
Азан әйтү бәйгесе кысаларында имамнар ислам-шәригаткә кагылышлы сорауларга җавап биреп көч сынаштылар. Бәйгедә катнашкан һәрбер имам үзенең нәсел шәҗәрәсен ясап алып килгән иде, бу эшкә аерым бәя бирелде. Бүгенге чарага килгән җан атарлар да бирелгән сорауларга җавап биреп истәлекле бүләкләр алды.
Бүгенге бәйгенең төп кунагы ТҖ баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев бүгенге чара хакында үзенең фикерләрен әйтте. Мөәззиннәргә азан әйтү осталыгы буенча бер дәрес уздырды. Азан әйтүнең бик җаваплы гамәл икәнлеген искәртте, азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин ди. Бүген Көнчыгыш мәчетендә узган бәйгегә йомгак ясаганда казыебыз шулай дип белдерде. Мәсәлән, ләәә дип сузып әйтсәң, гарәпчә юк мәгънәсендә, ә инде лә дип китсәң, әлбәттә килеп чыга икән. Шуңа күрә ул имамнарга азан әйткәндә бик игътибарлы булырга кушты. Хәзер диндәге ирек, шул исәптән азанны курыкмыйча кычкырып әйтә алуыбыз Аллаһның безгә биргән нигъмәте ул, дип белдерде казый.
Бәйге нәтиҗәләре:
1 урын - Загидуллин Илдар (Сеҗе)
2 урын - Нәбиуллин Расип (Мөрәле)
Галәветдинов Рәдис (Ташкичү)
3 урын - Юсупов Рөстәм (Шушмабаш)
Сафин Равис (Арча, Көнчыгыш бистәсе)
Каримов Радик (Кышкар)
4 урын - Халиуллин (Айдар Шекә)
Сабиров Габделнур (Иске Кырлай)
Сөнгатов Җәүдәт (Сикертән)
Әхмәтгалиев Шамил (Хәсәншәех)



