Бүген мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Татарстан Республикасы Милли музее Гыйльми шурасының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара күптән түгел реставрацияләнгән Е.А. Боратынский исемендәге музейда булды.
Утырышта ТР Милли музееның 2015 елда фәнни эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, Е.А. Боратынский исемендәге музейда, В. И. Ленин музей йортында, Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәгендә яңа экспозицияләр булдыру хакында сөйләштеләр һәм агымдагы елда оештырылачак чараларны барладылар.
Җыелышта ТР Милли музее җитәкчелеге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә, аерым алганда, Рөстәм хәзрәт Батырга республикада Коръән музеен оештыру юнәлешендә актив хезмәттәшлеге, шәхси архивыннан Изге Китапның чит телләргә тәрҗемә ителгән нөсхәләрен бирүе өчен рәхмәтләрен белдерде.
2016 елда Болгар музей-тыюлыгында Коръән музее булдырылачак. Аның бер залы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Төп урын Коръәннең “Казан басмасы”на бирелгән. Экспозициядә республика музейларыннан, шәхси коллекцияләрдән тупланылган басма һәм кулъязма Коръәннәрне күрергә мөмкин.




