Рөстәм хәзрәт Батыр ТР Милии музее Гыйльми шурасының киңәйтелгән утырышында катнашты

17 март 2016 ел 12:27
Рөстәм хәзрәт Батыр ТР Милии музее Гыйльми шурасының киңәйтелгән утырышында катнашты

Бүген мөфтинең беренче  урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Татарстан Республикасы Милли музее Гыйльми шурасының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара күптән түгел реставрацияләнгән  Е.А. Боратынский исемендәге музейда булды.

Утырышта ТР Милли музееның 2015 елда фәнни эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар,  Е.А. Боратынский исемендәге музейда, В. И. Ленин музей йортында, Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәгендә яңа экспозицияләр булдыру хакында сөйләштеләр һәм агымдагы елда оештырылачак чараларны барладылар.

Җыелышта  ТР Милли музее җитәкчелеге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә,  аерым алганда, Рөстәм хәзрәт Батырга республикада  Коръән музеен оештыру юнәлешендә актив хезмәттәшлеге, шәхси архивыннан Изге Китапның чит телләргә тәрҗемә ителгән нөсхәләрен бирүе өчен  рәхмәтләрен белдерде.

2016 елда Болгар музей-тыюлыгында Коръән музее булдырылачак. Аның бер залы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Төп урын Коръәннең “Казан басмасы”на бирелгән. Экспозициядә республика музейларыннан, шәхси коллекцияләрдән тупланылган басма һәм кулъязма Коръәннәрне күрергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы