Мөфти Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе Ринат Насыйров белән очрашты

17 март 2016 ел 15:04
Мөфти Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе Ринат Насыйров белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Төмән өлкәсе татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе һәм өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Хәмзә улы Насыйров белән очрашты.

Ринат Хәмзә улы мөфтигә Төмәндә яшәүче мөселманнар хакында сөйләде. Шулай ук ул Камил хәзрәтне  өлкәнең  татар конгрессы, мөселман эшкуарлары эшчәнлеге белән таныштырды.

Камил хәзрәт, үз чиратында,  Татарстан һәм Төмән төбәгендә  яшәүче мөселманнар арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү, милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы