Бүген Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкче Айгөл Биктимирова Биектау районы Мөлмә һәм Ямаширмә авыллары мәктәп укучылары белән очрашты. Чарада мәктәп директорлары һәм район хакимиятеннән Сәлимә Юнусова катнашты.
Нияз хәзрәт яшьләргә гаилә кыйммәтләре темасына багышланган лекция сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Айгөл Биктимирова нәзарәтнең проектларын күздән кичерде һәм яшь буынны мөхтәсибәтләрендәге социаль проектларда активрак катнашырга чакырды.







