16 мартта Галиев мәчетендә Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге оештырган фикер алышу клубының чираттагы очрашуы булды. Бу юлы яшьләр җанлы әңгәмә өчен “Исламда танышу ГОСТлары” темасын сайлап алды.
Чарага җыелган яшьләр исламда танышу кагыйдәләре белән танышты, тормыш иптәшен сайлауда куелган критерийлар, никах шартлары, тормыш иптәше белән җылы мөнәсәбәтләр булдыру кебек кызыклы сорауларга җаваплар эзләде. Экспертлар буларак мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, гаилә психологы Диана Хусаинова һәм “Сәгадәть” оешмасы актвистлары чакырулы иде.








