Бөгелмә руханилары студентлар белән очрашты

17 март 2016 ел 17:29
Бөгелмә руханилары студентлар белән очрашты

16 мартта Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә медицина көллияте шәкертләре мөселман һәм православие руханилары белән очрашты. “Тынычлыкка рухи юл” исеме астында узган әлеге чара экстремизм һәм терроризм кебек тискәре күренешләргә каршы тору максатыннан оештырылды.

Чара башында студентлар каршында китапханә хезмәткәрләре чыгыш ясады һәм яшьләргә “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләрен аңлаттып китте, бу темага язылган мәкаләләр белән таныштырды.

Православ яшьләре берлеге җитәкчесе Александр Бердников әйтүенчә, ошбу очрашулар “Бөгелмә газетасы” һәм ислам, православ динен тотучы яшьләр арасында хезмәттәшлек турында төзелгән өч яклы килешүгә нигезләнеп оештырыла һәм киләчәктә хезмәттәшлек юнәлешләре үсәчәк.

Бөгелмә мөхтәсибәтендә яшьләр белән эшләү өчен җаваплы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин төп теманы дәвам итеп террористик оешмаларның кара эчлеген, зәхмәт асылын аңлатты һәм исламның вәхшәт, җимерү белән бернинди дә уртаклыгы юклыгын төгәл фактлар белән җиткерде.

Очрашу махсус әзерләнгән видеороликларны тәкъдир итү һәм студентларның сорауларына җавап бирү белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы