Нурлат мөхтәсибе имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул район мөхтәсибәтенең барлык бүлек җиткәчеләре катнашында үтте.
Җыелыш барышында Нурлат мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин район имамнарының соңгы ике айда башкарган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм проблемалы өлкәләрне билгеләде. Аерым алганда, хәзрәт имамнарны мөселман яшьләрен спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар үткәрергә һәм яшьләр катнашында өмәләр оештырырга чакырды.
Дин әһелләре Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның 120 еллыгы уңаеннан оештырылачак чарага әзерлек алып бару хакында да фикерләште.



