Тукай районы Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында
гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды. Тантаналы чарада күрше авыл имамнары, картлар йорты хезмәткәрләре һәм биредә гомер кичерүчеләр катнашты.
Район мөхтәсибәте исеменнән гыйбадәтханәгә келәм һәм китаплар бүләк иттелде. Ахырда чара катнашучылар белән бергәләп өйлә намазы укыдылар. дога кылдылар.




