Министрлар Кабинетында Болгар ислам академиясе турында сөйләштеләр

18 март 2016 ел 16:46
Министрлар Кабинетында Болгар ислам академиясе турында сөйләштеләр

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Болгар ислам академиясенә кагылышлы сөйләшү узды. Әлеге рәсми чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә булды.

Болгар ислам академиясенең бинасы проекты турында фикер алышуда  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары- эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразие, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты. 

Мәгълүм булганча, үткән елның көзендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында”гы Боерыкны имзалады. Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми кабул итүне бәйрәм иткәндә, 2016 елның 21 маенда Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салыныр дип көтелә. Академия эшчәнлеге башлангычы буларак, тәүге укытулар да  оештырыла башлады. Бүгенге көндә  Болгарда Россия имамнары өчен алты айлык белем күтәрү курслары эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы