Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Россия ислам институтының һәм Казан ислам университеты чыгарылыш курс студентлары белән очрашты. Чарада РИИның теология факультеты деканы Роберт Шәнгәрәев катнашты.
“Быел РИИ һәм КИУны 104 кеше тәмамлый. Имтиханнарыгызны уңышлы гына тәмамлап, динебез юлында хезмәт итәрсез дип ышанам”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Очрашу кысаларында ул шулай ук республика мәчетләрендә югары квалификацияле имамнар җитмәү мәсьәләсен дә күтәрде.
Мәгълүм булганча, 19 мартта Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н уздыра.
Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча кардәшләрен чакыра.
“Ачык ишекләр көне” чарасы сәгать 10.00 да башлана. РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19. Телефон: (843) 251-01-55








